ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе коллективы COVID-19 авыруына каршы вакцинация ясатты. Барлык хезмәткәрләр дә "Спутник V" вакцинасына өстенлек бирде. 

2021 елның 25-29 апрелендә Бөек Новгород шәһәрендә узган сайлап алу ярышлары нәтиҗәләре буенча өлкәннәр арасында «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia IX милли чемпионаты финалында катнашу өчен Буа ветеринария техникумының 4 курс студенты Спирина Татьяна һәм юниорлар арасында «Буа шәһәре Лицей-интернаты»ның 8нче А сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Татьяна сайлап алу этабында максималь балл җыйдылар.


12
май, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә хокук бүлеге башлыгы вазыйфасына кандидатуралар арасында конкурс узды.

Бүген Кама Тамагы муниципаль районында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.


11
май, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов хуҗалыкларда мөгезле эре терлекне идентификацияләү буенча киңәшмә үткәрде. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының район дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.


9
май, 2021 ел
якшәмбе

Бүген, 9 майда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Яңа Чишмә районында узган Җиңү Парадында катнашты.

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл батырлары, балалык еллары сугыш чорына туры килгән өлкәннәр! Хөрмәтле ватандашлар, хезмәттәшләр! Сезне Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Сезгә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, озын гомер, игътибар, кадер-хөрмәт телим.


8
май, 2021 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе коллективы Биектау муниципаль районының Ивановка авылы янындагы урман фонды территориясендә урман утыртуда катнашты.


6
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендәге комиссия Апас районы зонасына кергән терлекчелек хуҗалыклары эшлекле сәфәрдә булды. Эш сәфәренең максаты - 6 айга кадәрге бозауларны тәрбияләү буенча пилот проектында эшләүче терлекчелек хуҗалыклары эшчәнлеген тикшерү.


5
май, 2021 ел
чәршәмбе

Алексеевск муниципаль районында узган зона семинар-киңәшмәсендә Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов 6 айга кадәр бозауларны тоту һәм ашату технологиясен үтәү турында чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International