Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе коллективы COVID-19 авыруына каршы вакцинация ясатты. Барлык хезмәткәрләр дә "Спутник V" вакцинасына өстенлек бирде.
Вакцинация ике этапта уздырыла, аларның һәркайсында кешегә иммунитетны формалаштыру өчен кирәкле ике төрле вакцина кертелә. Прививкалар арасында интервал 21 көн тәшкил итә.
Кеше вакцинацияләүнең беренче этабы гына узса, аның иммунитеты формалашмый. Әгәр кеше беренче прививканы ясаса һәм 21 көн дәвамында коронавирус белән авырса, икенче компонентны кертү тулысынча терелгәнче кичектерелә.