Баш ветеринария идарәсендә хуҗалыкларда мөгезле эре терлекне идентификацияләү буенча киңәшмә үтте

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов хуҗалыкларда мөгезле эре терлекне идентификацияләү буенча киңәшмә үткәрде. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының район дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан башлап Россельхознадзорга бирелгән эмиссион номерлар кулланыла башлады. Маркировкалау чаралары сыйфатында эмиссион номерлар язылган визуаль тамгалар кулланыла. Визуаль биркаларга өстәмә рәвештә терлек колакгына тагыла торган электрон төймәләр һәм тире астына кертелә торган чиплар кулланыла. 2020 елның октябреннән башлап туган бөтен яшь терлекләр визуаль тамгалар һәм электрон төймәләр белән тамгаланырга тиеш. Чарада шулай ук «ВетИС» системасының Хорриот компоненты модуленә мәгълүмат кертү форматы турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International