Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе коллективы Биектау муниципаль районының Ивановка авылы янындагы урман фонды территориясендә урман утыртуда катнашты.
Бу чара "Хәтер бакчасы" табигать саклау акциясе кысаларында, илнең төп байлыкларының берсе булган Россия урманына сак караш тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын урманнарны саклау һәм яңадан торгызу проблемаларына җәлеп итү максатыннан үткәрелде.
Урман фонды территориясендә Идарә хезмәткәрләрен Иске Казан участок урманчылыгының участок урманчысы Шәймуллин Фәнис Данис улы озатып йөрде.