Татарстан кызлары WorldSkills Russia IX Милли чемпионатында «Ветеринария»компетенциясе буенча финалга уздылар

2021 елның 14 мае, җомга
Татарстан Республикасыннан килгән катнашучылар «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia IX Милли чемпионатының «Ветеринария»компетенциясе буенча финалына уздылар. 2021 елның 25-29 апрелендә Бөек Новгород шәһәрендә узган сайлап алу ярышлары нәтиҗәләре буенча өлкәннәр арасында «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia IX милли чемпионаты финалында катнашу өчен Буа ветеринария техникумының 4 курс студенты Спирина Татьяна һәм юниорлар арасында «Буа шәһәре Лицей-интернаты»ның 8нче А сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Татьяна сайлап алу этабында максималь балл җыйдылар. Татарстаннан килгән кунакларны Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев һәм Буа ветеринария техникумы директоры И. Гыйниятуллин кураторлык иттеләр һәм озатып йөрде. Чемпионатның финалы 2021 елда 21 июльдән 25 июльгә кадәр Уфа шәһәрендә көндезге форматта узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International