Алексеевски районында узган зона киңәшмәсендә Алмаз Хисаметдинов бозауларны тәрбияләү технологиясен катгый үтәүне таләп итте

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Алексеевск муниципаль районында узган зона семинар-киңәшмәсендә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов 6 айга кадәр бозауларны тоту һәм ашату технологиясен үтәү турында чыгыш ясады.

«Сыйфатлы азык һәм ныклы азык базасы – хайваннарның югары продуктивлылыгы нигезе» темасына киңәшмә барышында ветеринария һәм авыл хуҗалыгы белгечләре терлек азыгының сыйфатының терлекләрнең яңадан җитештерү функцияләренә йогынтысы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Шулай ук сөтнең үзкыйммәтен киметү өчен үләннәр сайлап алу, сыйфатлы азык әзерләүнең заманча технологияләре, сөт сыерлары көтүен карап тоту һәм ашату, муниципаль районнарда сөт терлекчелеген цифрлаштыру темплары турында да сөйләштеләр.

Семинарның практик өлешендә семинарда катнашучылар 3 һәм 6 айга кадәр бозауларны тоту һәм ашату технологияләре белән таныштылар, терлек азыгы әзерләү техникасын карадылар.

Киңәшмәдә катнашучылар өчен агрофирма территориясендә терлекчелектә алдынгы технологияләр күргәзмәсе оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International