Бүген, 9 майда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Яңа Чишмә районында узган Җиңү Парадында катнашты.
Ул Татарстан Республикасы Президенты исеменнән мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, балачагы сугыш елларына туры килгән өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.