Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконфереция режимында ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлегенә анализ ясауга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үтте.
Утырышта Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин ветеринария иминлеген тәэмин итү, ветеринария-санитария экспертизасы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегенең алдынгы киңәшчесе Ирина Тарутина катнашты. Киңәшмә барышында Әлки, Арча, Чүпрәле, Кайбыч, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Апас муниципаль районнары дәүләт ветеринария берләшмәләренең эшчәнлеге тикшерелде.