Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Яңа Чишмә районында терлек азыгы әзерләү техникасының 2021 елга әзерлеген тикшерү буенча кабул итү конкурсында катнашты. Шулай ук кабул итү кысаларында мобиль катнашмалар-азык тараткычлар һәм азык саклау урыннары да күрсәтелде.
Эшлекле очрашу барышында Илдар Ногманов районның ветеринария һәм авыл хуҗалыгы белгечләре белән аралашты, терлек азыгы әзерләү һәм рационнар төзү буенча киңәшләр бирде.