1 июньдә Баш ветеринария идарәсенең масштаблы команда-штаб өйрәнүләре узачак

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Татарстанның Югары Ослан муниципаль районында 1 нче июнь көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе масштаблы команда-штаб өйрәнүләре уздырачак. Әлеге өйрәтүләр себер язвасы, Африка дуңгыз чумасы, тилчә (ящур), кош гриппы кебек хайваннар һәм кошларның аеруча куркыныч йогышлы авыруларын юк итү буенча махсус үткәрелә.

Чара Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасының башка ведомстволары белән берлектә оештырыла. Өйрәнүләр барышында 20 данә ДУК дезинфекция техникасы, ветеринария хезмәте өчен махсуслаштырылган 43 УАЗ машинасы, 100 Лада Ларгус автомобиле, 5 махсус КамАЗ һәм башка төрдәге техника чаралары да күрсәтеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International