Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе кисәтә: кош гриппы вирусы Татарстан чикләренә бик якын килде. Кош гриппы чыганаклары күрше һәм чиктәш республикаларда ачыклану сәбәпле, Татарстанда йогышлы авырулар буенча вәзгыять киеренке кала.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Алабуга районында булды. Эш сәфәренең максаты - халыкка мәгълүмат бирү һәм республика территориясенә кош гриппы вирусының үтеп керүен һәм таралуын кисәтү буенча эшләр үткәрү.
Россия хуҗалыкларының мөгезле эре терлекләр лейкозы авыруы арту аркасында күрелгән зыян елына 2,6 млрд сумнан 4,19 млрд сумга кадәр тәшкил итә икән. Бу хакта Росстат һәм РФ Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте (Россельхознадзор) хәбәр итә. 2000 елдан 2019 елга кадәр, Россельхознадзорның мәгълүмат-аналитика үзәге мәгълүматлары буенча, лейкоз белән 930,8 мең баш эре мөгезле терлек авырый, сугымга 810,4 мең хайван тапшырылган. 2020 елда Россиядә лейкоз буенча 442 имин булмаган пункт теркәлгән.
2021 елның 18 октябреннән хайваннарны исәпкә алу һәм идентификацияләү максатыннан эшләп чыгарылган "Хорриот" системасы эксплуатациягә кертеләчәк. Бу хакта Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәте хәбәр итә. Федераль күзәтчелек хезмәтендә аңлатуларынча, модульдә хайванның карточкасын ачып карау мөмкин булачак. Бу карточкага кулланучы терлек турында мәгълүмат кертә ала: уникаль номер, тамгалау чарасы, биологик төре, токымы һәм җенесе, туган көне, шулай ук Россиягә кертелү датасы. Моннан тыш, карточкада хайванны тоту максаты һәм урыны, хуҗасы һәм нәселе турында мәгълүматлар, вакцинация турында белешмәләр күрсәтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Мөслим муниципаль районында булды. Эш сәфәре барышында ул район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альберт Хуҗин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев белән очрашты.
2022 елның 1 мартыннан атларның йогышлы анемиясе буенча яңа ветеринария кагыйдәләре үз көченә керәчәк. Документ 2028 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак. Яңа ветеринария кагыйдәләрен билгели торган 593 санлы Боерык рәсми интернет-порталда урнаштырылган. Яңа ветеринария кагыйдәләрендә атларның йогышлы анемиясенә шик булганда профилактикага, авыруны диагностикалауга, чараларга һәм карантин керткәндә чараларга мәҗбүри таләпләр бар. Әйтик, хуҗалыкка кергән атларда әлеге авыруны кисәтү өчен 30 көн карантинда тотарга кирәк.
14 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу узачак. Чараның планнары һәм маршрут битләре эшләнде. Барлык исәпкә алучылар да халык санын алу символикасы төшерелгән фирма атрибутикасы белән тәэмин ителгән. Аларны Бөтенроссия халык санын алу эмблемасы төшерелгән жилет, шарф һәм сумка буенча танып белеп булачак.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән очрашты. Татарстан Республикасы территориясенә югары патогенлы кош гриппы вирусының һәм Африка дуңгыз чумасы вирусының үтеп керүен һәм таралуын булдырмау темасына багышланган матбугат конференциясе күрше һәм чиктәш төбәкләрдә әлеге йогышлы авыруларның киң таралуы сәбәпле үткәрелде.
"Алтын көз - 2021" XXIII Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте дәүләт бүләкләренә лаек булды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ике алтын медаль һәм ике бронза медаль белән бүләкләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ревизия нәтиҗәләре турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары катнашты.