Илдар Ногманов Мөслим районында эш сәфәрендә булды

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе  урынбасары Илдар Ногманов Мөслим муниципаль районында булды. Эш сәфәре барышында ул район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альберт Хуҗин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев белән очрашты.

Шулай ук Илдар Ногманов югары патогенлы кош гриппы йогуны булдырмау буенча авыл башкарма комитетлары башлыклары һәм вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге башлыгы Айрат Галиуллин, Мөслим районы дәүләт ветеринария беерләшмәсе җитәкчесе Ришат Шәяхмәтов белән берлектә Мөслим районының авыл җирлекләре буйлап йөреп чыктылар. Илдар Ногманов сүзләренә караганда, карап йөреп чыгу нәтиҗәләре буенча сулыкларда һәм авыл урамнарында иректә йөргән йорт кошлары күзәтелмәгән. 

Югары патогенлы кош гриппы вирусының һәм Африка дуңгыз чумасы вирусының Татарстан Республикасы территориясенә үтеп керү һәм таралуы куркынычы турында һәм күрше төбәкләрдәге имин булмаган эпизоотия вазгыяте турында мәгълүмат җиткерү максатларында Илдар Ногманов “Мөслим ТВ” хәбәрчесе белән дә аралашты.

 Эш сәфәре азагында ветеринария белгечләре район ветеринария хезмәтенең көзге профилактика чараларын уздыру барышы белән таныштылар һәм “Зиннурова Л.Д.” крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International