Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Алабуга районында булды. Эш сәфәренең максаты - халыкка мәгълүмат бирү һәм республика территориясенә кош гриппы вирусының үтеп керүен һәм таралуын кисәтү буенча эшләр үткәрү.
Алабуга районының баш ветеринария табибы Евгений Мишурняев белән берлектә алар авыл җирлекләрен карап чыкты. Ветеринария белгечләре әйтүенчә, тикшерү барышында район териториясендәге сулыкларында йорт кошлары ачыкланмаган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Әмәт һәм Лекарево авылларында урамда йөрүче тавыклар булган. Шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләргә күчмә кошларның көзге миграциясе вакытында, өй кошларын урамда йөртү тыелуы хакында әйтелде, өлгергән йорт кошларын вакытында чалу зарурлыгы аңлатылды.
Шулай ук Илдар Ногманов районның ветеринария участокларында көзге профилактика һәм ветеринария чараларын уздыру барышы белән дә танышты.