Баш ветеринария идарәсе кисәтә: кош гриппы вирусы Татарстан чикләренә бик якын килде

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе кисәтә: кош гриппы вирусы Татарстан чикләренә бик якын килде. Кош гриппы чыганаклары күрше һәм чиктәш республикаларда ачыклану сәбәпле, Татарстанда йогышлы авырулар буенча вәзгыять киеренке кала.

Октябрь башыннан Төмән, Оренбург, Самара, Саратов өлкәләрендә һәм Башкортстанда йорт кошлары арасында вирусның җиде яңа очрагы ачыкланган иде. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре, халыкны кош гриппы вирусы таралу куркынычы турында кисәтү максатларында, районнар  һәм авыллар буенча йөреп чыктылар.

Ел саен көзге чорда ветеринария белгечләре һәм ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге территориаль бүлекләре инспекторлары халыкка мәгълүмат җиткерү һәм кош гриппы вирусының республика территориясенә үтеп керүен һәм таралуын кисәтү эшләрен үткәрә.

Киек кошларның көзге күчеш чорында кош гриппы йогу куркынычы тагын да арта. Бу хакта шәхси хуҗалыклар милекчеләренә йорт кошларын урамга һәм сулыкларга чыгармыйча, вирус белән контактка кермәс өчен ябык урыннарда тотарга әйтелде. Авырлык җыйган, үсеп җиткән кошларны вакытында чалып, сакларга урнаштырырга зарурлыгы да искәртелә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International