Алмаз Хисаметдинов: "Күчмә кошларның юлы Татарстан аша уза. Кош гриппы вирусы йогуны булдырмау өчен йорт кошларын ябык урында тоту таләп ителә"

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән очрашты. Татарстан Республикасы территориясенә югары патогенлы кош гриппы вирусының һәм Африка дуңгыз чумасы вирусының үтеп керүен һәм таралуын булдырмау темасына багышланган матбугат конференциясе күрше һәм чиктәш төбәкләрдә әлеге йогышлы авыруларның киң таралуы сәбәпле үткәрелде.

Алмаз Хисаметдинов сөйләгәнчә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында кош гриппы буенча эпизоотия вазгыяте имин. Әмма октябрь башыннан Төмән, Оренбург, Самара, Саратов өлкәләрендә һәм Башкортстанда авыл хуҗалыгы кошлары арасында вирусның җиде яңа очрагы ачыкланган. Кош гриппы Татарстанга бик якын килде. Шуңа күрә күчмә кошларның көзге миграция сезонында Татарстан Республикасы өчен эпизоотик хәл бик киеренке булып кала бирә.

Спикер сүзләренчә, күчмә кошлар җылы якка киткәндә юллары Татарстан аша да уза. Шул рәвешле киек кошлардан вирус йогуын кисәтү өчен саклану чараларын күрү таләп ителә. 

"Бүгенге көндә кош гриппы һәм Африка чумасы зур борчу тудыра. Бу авырулар дәваланмый һәм бик тиз тарала", - дип ассызыклады Баш ветеринария идарәсе башлыгы.

Шулай ук ул узган елның октябрендә Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән һәм Мөслим районнарында кош гриппының биш очрагы теркәлгәнен дә искәртте. Бу авыруның сәбәбе булып күчмә кошлар торган.

«Без кош-корт һәм хайваннар сату-алу белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр белән дә очрашабыз. Алар белән тыгыз элемтәдә эшлибез, елына ике тапкыр очрашабыз. Әмма алар белән һаман да борчу чыгып тора, чөнки терлекләрне ветеринария рөхсәтеннән башка китерүчеләр очрый. Гадәттә, ветеринария белгече рөхсәте кәгазе булмаган сатучыда авыру кош-корт була ", - дип билгеләп үтте спикер.

Кошчылык хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар милекчеләренә мөрәҗәгать итеп, Алмаз Хисаметдинов хуҗалыкларга кош-кортны ябык режимда асрарга киңәш итте. «Үсеп җиткән йорт кошын вакытында чалырга, урнаштырырга кирәк. Ә инде үсеп җитмәгән йорт кошларын ябык режимда тотарга, киек кошлар белән контакттан сакларга», - дип йомгаклады ул сүзен.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Татарстанда 15 млн баштан артык авыл хуҗалыгы кошы асрала, шул исәптән 13,5 млн. баш эре кошчылык предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында тотыла.

Тагын бер аеруча куркыныч, йогышлы авыру дуңгыз Африка чумасы турында сөйләгәндә, ветеринария хезмәте вирусын иртә ачыклау максатларында республика территориясенә кертелүче дуңгызчылык һәм кошчылык продукциясенә мониторинг уздырылуын искәртергә кирәк.

Алмаз Хисаметдинов әйтүченчә, ветеринария хезмәте үз чиратында барлык профилактик чаралар комплексын уздыра. "Киек кошларның һәм кыргый кабан дуңгызларын, кошчылык һәм дуңгызчылык предприятиеләре тирәсенә якын килүен күзәтү һәм булдырмау, читтән кертелә торган продукцияне тикшерү эше алып барыла. Әмма безгә кошчылык һәм дуңгызчылык хуҗалыклары җитәкчеләре белән дә, җирле халык белән дә  бердәм эш алып бару кирәк. Шәхси хуҗалыкларга терлекләрне тоту буенча ветеринария-санитария кагыйдәләренең үтәлешен максималь рәвештә тәэмин итәргә кирәк, ә гражданнарга шәхси хуҗалыклар хуҗаларына кош-кортны һәм дуңгызларны иреккә чыгармыйча, ябык урыннарда, сыйфатлы һәм термик эшкәртү узган азык ашатып кына асрарга киңәш итәбез», - дип тәмамлады чыгышын Алмаз Хисаметдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International