2021 елның 18 октябреннән хайваннарны исәпкә алу максатыннан чыгарылган "Хорриот" системасы эксплуатациягә кертеләчәк

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 18 октябреннән хайваннарны исәпкә алу һәм идентификацияләү максатыннан эшләп чыгарылган "Хорриот" системасы эксплуатациягә кертеләчәк. Бу хакта  Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәте хәбәр итә.

Федераль күзәтчелек хезмәтендә аңлатуларынча, модульдә хайванның карточкасын ачып карау мөмкин булачак. Бу карточкага кулланучы терлек турында мәгълүмат кертә ала: уникаль номер, тамгалау чарасы, биологик төре, токымы һәм җенесе, туган көне, шулай ук Россиягә кертелү датасы. Моннан тыш, карточкада хайванны тоту максаты һәм урыны, хуҗасы һәм нәселе турында мәгълүматлар, вакцинация турында белешмәләр күрсәтелә.

Алга таба карточкада профилактика һәм диагностика чаралар һәм хайваннар төркеменә мөнәсәбәте булган вакыйгалар турында башка мәгълүмат өстәү һәм башка мәгълүмат бирү мөмкинлеге тормышка ашырылачак. Идарәләрдә "Хорриот" та мәгълүматны web-интерфейстан файдаланып та, API-интерфейс ярдәмендә дә кертергә мөмкин булачак, дип аныкладылар.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның мартыннан "Хорриот" модулен сынау режимында эшләтеп җибәрделәр. Система белән төбәк ветеринария һәм агробизнес идарәләре эшли башлады. Әлеге модуль терлекләрне электрон исәпкә алу, терлекләрне урлауны булдырмый калуда ярдәм итәчәк, ветеринария табибларының эшен җиңеләйтергә, терлекләрнең продуктивлыгы турында бердәм база төзергә мөмкинлек бирәчәк.

Россельхознадзор җитәкчесе Николай Власов сүзләренә караганда, перспективада бөтен илне гигант нәсел фермасына әйләндерергә мөмкин. Ягъни ул кайда гына булса да, аның хуҗасы кем генә булмасын, һәр потенциаль җитештерүче турында барысы да билгеле булачак. Мәсәлән, без менә бу сыерларның теге үгездән алынганын беләбез. Әйтик, F2 буынында алар югары савым бирә. Димәк, бу тере хайваннар белән сәүдә иткәндә, ә эре мөгезле терлекләрнең орлык банкы булган очракта, объектив мәгълүмат чыганагы булачак. Әлбәттә, бу терлекләр турында дөрес мәгълүматлар тупланса гына мөмкин булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International