ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

7 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула 1” постында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә 5 баш эре мөгезле терлек ташуда ветеринар таләпләр бозу очрагын ачыклаган. Бу – РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын бозу очрагы дип санала. Гаеплегә штраф каралган.  

7 нче февраль көнне Буа районы “Дружба” хуҗалыгының Фролово һәм Степановка бүлекләрендә Буа районы ветеринария берләшмәсе белгечләре эре мөгезле терлекләргә нодуляр дерматит авыруына каршы привика ясау эшен башлады. Дәүләт ветеринария хезмәте даими рәвештә бу хуҗалыкка ярдәм чаралары күрсәтә, малларны дәвалау буенча практик ярдәм күрсәт. Шушында ук тоякларны чистарту һәм кисү эше дә башланчак.

7 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары тиешле булмаган урында елга балыгы сату урыннарын ачыклау максатыннан рейд үткәрә. Чистай районының Кызыл Яр авылы территориясендә ветеринар таләпләрне бозып елга балыгы белән сәүдә итү очраклары ачыкланмаган.   

Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы Түбән Кандрат авылы гомуми белем бирү учреждениесен тикшерә. Тикшерү вакытында ветеринария өлкәсендә кагыйдәләр бозу очрагы ачыкланмаган.  

7 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы Олы Талкыш авылы балалар бакчасында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында балалар бакчасына китерелгән терлекчелек продукциясенә ветеринар белешмә булмау факты ачыкланган. Бу күренеш “Ветеринария турында”гы Законны бозу дип санала. Хокук бозуга китергән кеше җаваплылыкка тартыла.

7 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары Мөслим постында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә контрольдә булырга тиешле йөк төягән машиналарны тикшерү вакытында ветеринария кануннарын бозу очракларына тап булган. Ике гаепләнүче дә административ җаваплылыкка тартылачак.

Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула 2” постында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә транспорт чараларын тикшерү вакытында ветеринар таләпләр бозылу очрагын ачыклый: Яр Чаллыдан Чирмешән районына илтелүче 22,3 кг балык продукциясенә ветеринар белешмә язылмаган. Гаепле кешегә карата административ җәза турында протокол языла.

7 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары “Тула 2” постында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә машиналарны тикшерү вакытында ветеринария таләпләрен бозу очрагын фаш итә: 165 кг күләмендә колбаса эшләнмәләрен Яр Чаллыдан Түбән Камага ветеринар белешмәсез илтергә теләгәннәр. Моның өчен административ җаваплылык каралган.  

7 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Актаныш” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган: 6 баш ат Чиләбе өлкәсеннән Киров өлкәсенә кадәр ветеринар документларсыз ташылган. Ветеринария кагыйдәләрен бозучы административ җаваплылыкка тартыла.


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Баш ветеринария идарәсенең Казан территориалҗ бүлеге инспекторлары, планлы тикшерү вакытында Лаеш районындагы балалар бакчасында ветеринар кагыйдәләр бозылу очрагына тап булган: бирегә тиешле белешмәләре булмаган сыер ите китерелгән. Әлеге очрак өчен гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылырга тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International