ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

6 нчы февралькөнне постта кизү вакытында Баш ветеринария идарәсенең Саба территориалҗ бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 18 берәмлек автотранспортны туктатып тикшерә. Шул вакытта җыелган сөтне ветеринар документларсыз ташу факты теркәлгән. Ветеринария кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган.

6 нчы февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Казан территориалҗ бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Буадан Казанга сату өчен ит продукциясен ветеринар документларсыз китерү очрагын теркәгән. Ветеринария кагыйдәләрен бозучыга карата протокол төзелә.

6 нчы февраль көнне Мәскәү – Уфа юлында Казан территориаль бүлеге инспекторлары эре мөгезле терлек ташыганнан соң транспорт чарасын дезинфекцияләмәү очрагын терки. Бу – ветеринар-санитар кагыйдәләр бозу очрагы. Гаепле кешегә штраф түләргә туры киләчәк.

7 нче февраль көнне “Мәскәү - Уфа” юлында Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары кош итен ташуда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын теркәгән. 15 түшкә тавык ите, 720 берәмлек тавык йомыркасы ветеринар документларсыз Чуваш республикасыннан Казан шәһәренә китерелә торган була. Гаепләнүче административ җаваплылыкка тартылган.

6 нчы февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында, юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында 36 берәмлек транспорт туктатып тикшерә. Шуларның 18 ендә ветеринария инспекторлары контролендә булырга тиешле продукция булган. Тикшерү вакытында эре мөгезле терлекне тиешле белешмәләрсез ташу очрагы табылган. Хокук бозучы административ җаваплылыкка тартыла.

Баш ветеринария идарәсенең Апас территориалҗ бүлеге инспекторлары Тәтеш – Ундор юлында 266 кг елга балыгын ташуда ветеринар кагыйдәләр бозылуны ачыклый: продукциягә тиешле ветеринар белешмәләр тутырылмаган. Бу очрак РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы Законын бозу дип санала. Административ хокук бозылу турында проткол төзелгән.


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Баулы районы ветеринария берләшмәсе начальнигы Илшат Гаязов бу көннәрдә районда халык җыеннарында катнаша. Районның баш ветеринар табибы халык алдында кеше һәм хайваннар өчен куркыныч булган авыруларны булдырмау турында чыгыш ясый. Һәрбер торак пунктта Илшат Гаязов район башлыгы белән хуҗалыклар торышы белән дә таныша.   

Бүген Буа районы ветеринария берләшмәсе табиблары һәм терапевт Хәмит Гобайдуллин “Кият” ачык акционерлык җәмгыяте хуҗалыкларында нодуляр дерматит авыруына каршы малларга прививка эшли башладылар. Буа районының бу  хуҗалыгында атна саен эре мөгезле терлекләрдә авырулар булдырмау өчен профилактика чаралары үткәрелә, дәвалау ысуллары буенча киңәшләр бирелә, эш нәтиҗәләре тикшерелә. Тиздән биредә малларның тоякларын чистарту буенча эш башланачак.  

6 нчы февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Борындык авылы балалар бакчасында алдан күрсәтелгән кимчелекләрнең үтәлешен тикшерү үткәрә. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, алдан ачыкланган кимчелекләр тулысынча бетерелгән, ветеринария кагыйдәләре төгәл үтәлә.

6 нчы февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориалҗ бүлеге инспекторлары “Актаныш” постында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклый. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә йөк төягән машиналарны тикшерү вакытында 350 кг күләмендә төрле балык продукциясенә ветеринария белешмәсе булмаганы фаш ителә. Продукция Яр Чаллыдан Башкортостанның Нефтекама шәһәренә ташылган. РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының Приказы бозылу сәбәпле, гаепле кешегә протокол төзелгән.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International