Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Алексеевск районы ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре белән берлектә “Левашово” терлекчлек комплексында 1274 баш эре мөгезле терлеккә ясалган туберкулин нәтиҗәләрен өйрәнде.
Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария законнары үтәлешен тикшерү буенча Баулы районы Попов авылы балалар бакчасында тикшерү үткәрә. Тикшерү барышында азык-төлеккә ветеринар белешмәләр булмавы ачыкланган. Гаеплеләргә карата административ окук бозган өчен протокол төзелә.
9 нчы февраль көнне “Таврия-2” постында Баш ветеринария идарәсе инспекторлары Мөслим районында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә 28 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшерә. Терлекчелек продукциясен ташыгында ветеринария законнарын бозу очрагы теркәлмәгән.
Бүген Республика ветеринария лабораториясендә ветеринар-санитар экспертиза бүлеге мөдире Фәрит Галимов Саба территориаль бүлеге инспекциясе начальнигы Илгизәр Гарипов белән берлектә Теләче ветеринария берләшмәсенең ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә тикшерү үткәрделәр. Белгечләрнең максаты: булган кимчелекләрне күрсәтү, практик ярдәм күрсәтү.
8 нче февраль көнне Тәтеш – Ундоры юлында Баш ветеринария идарәсенең Апаст территориаль бүлеге инспекторлары Чуваш республикасыннан Биектау районына 126 данә (3,8 тонна) тире эшләнмәләрен ташыганда ветеринар белешмә булмаганлыгын ачыклый. Бу күренеш “Ветеринария турында”гы Законны тупас бозу булып санала. Гаеплегә карата административ хокук бозу турында протокол төзелгән.
Яр Чаллы – Әлмәт юлында Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары колбаса эшләнмәләрен ветеринар белешмәдән башка гына ташу очрагын ачыклаган. Бу – РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын үтәмәү дип санала. Гаепле җәзага тартыла.
Бүген “Малиновка” постында Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары Чувашиядән Казанга сату өчен китерелүче 5 түшкә иткә ветеринар белешмә булмавын ачыклый. Әлеге очрак ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу булып санала. Гаеплегә административ җәза каралган.
8 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә машиналарны тикшергәндә ветеинария таләпләре бозу очрагына юлыга: 7 баш эре мөгезле терлек Чистайдан Чуваш республикасына тиешенчә бәйләмичә алып барылган. Гаеплеләргә карата административ җәза каралган.
8 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге “Тула-1” постында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагына юлыга: 1440 данә тавык йомыркасы, 13 кг тавык фаршы ветеринар белешмәләрдән бшка Яр Чаллыдан Менделеевскка илтелгән. Хокук бозучы административ җәза ала.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә үткән айга эш нәтиҗәләре буенча гомуми киңәшмә үтә. Аны Идарә начальнигы Алмаз Хисамутдинов алып бара. Ветеринар берләшмәләр җитәкчеләре, баш эпизоотологлар, баш хисапчылар, терапевтлар узган айга исәп тота һәм киләсе айга эш планы кабул итә.