ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2021 ел
сишәмбе

Сер түгел, Россиядә финанс пирамидалары активлашты. Бу компанияләр көч куймыйча гына югары табыш алу ысулларын тәкъдим итәләр, кешеләрне шул рәвешле үзләренең оешмаларына җәлеп итәләр . Нәтиҗәдә, шундый пирамида составына кергән кешеләр керткән кемтемнәрен айтара алмый гына түгел, ә мөлкәтен дә югалта, шуның өстенә берничә кредит алып бурычка да бата. 


2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында район ветеринария учреждениеләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.

Татарстан Республикасында 1 августтан планлы көзге диагностик тикшеренүләр үткәрү, ветеринария-профилактика һәм эпизоотиягә каршы чараларны үтәү буенча старт бирелде. Хайван авыруларын кисәтүне күзаллаган әлеге зур колачлы эш республиканың муниципаль районнары һәм шәһәрләре территорияләрендә санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында үткәрелә.


30
июль, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның беренче яртыеллыгында терлекчелек буенча эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.


29
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның җитәкчелегендәге оешмалар белән видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов алып барды.


28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Әлмәт зонасы районнары ветеринария берләшмәләре эшчәнлегенә багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, бүлек җитәкчеләре, Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Чирмешән, районнары ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, эпизоотологлар, терапевтлар, лаборатория җитәкчеләре катнашты. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе илдә кош гриппы буенча эпизоотия вәзгыяте элеккечә киеренке кала, дип хәбәр итә. Агымдагы елда Ростов, Төмән, Әстерхан өлкәләрендә, Краснодар краенда, Дагыстан Республикаларында, Тыва республикаларында кош гриппы авыруы очраклары теркәлүе билгеле.


27
июль, 2021 ел
сишәмбе

Республиканың ветеринария лабораторияләрендә азык һәм азык өстәмәләре пробаларын даими рәвештә тикшерәләр. Терлекләрне рациональ ашату аларның тулы канлы үсешен, авырлыкның тиз артуын һәм югары җитештерүчәнлеген тәэмин итә. Төрле төрле яшьтәге хайваннар өчен азык составына һәм азык кыйммәтенә карата таләпләр бар.


26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстанда 2021 елда Корбан бәйрәменә йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, районнарның ветеринария белгечләре, Республика ветеринария лабораториясе, Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте көче белән бөек мөселман бәйрәмен оештыру барлык кирәкле чаралар һәм иминлек таләпләре үтәлде.


22
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә вакантлы вазыйфаларга кандидатлар бәйгесе узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International