Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның җитәкчелегендәге оешмалар белән видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов алып барды. Киңәшмәдә идарәнең бүлек башлыклары, район ветеринария берләшмәләре башлыклары - районнарның Баш ветеринария табиблары, эпизоотик һәм терапия мәсьәләләре буенча урынбасарлар, республика районнары һәм шәһәрләре лабораторияләре мөдирләре катнашты.
Киңәшмә барышында эпизоотиягә каршы чаралар планын төзү һәм лаборатор тикшеренүләр уздыру мәсьәләләре һәм озату документларын рәсмиләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.