Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе илдә кош гриппы буенча эпизоотия вәзгыяте элеккечә киеренке кала, дип хәбәр итә. Агымдагы елда Ростов, Төмән, Әстерхан өлкәләрендә, Краснодар краенда, Дагыстан Республикаларында, Тыва республикаларында кош гриппы авыруы очраклары теркәлүе билгеле.
Кош гриппы авыруын кисәтү эшенә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе кошчылык хуҗалыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә, кош-корт һәм кошчылык продукциясен тоту, үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗаларына мөрәҗәгать итә.
Кошлар гриппы вирусын кертмәү һәм таратуга юл куймау өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Ябык типтагы кошчылык хуҗалыкларында кошларны тотуның ветеринария кагыйдәләрен раслау турында» 2006 елның 3 апрелендәге 104 номерлы боерыгында бәян ителгән таләпләрне үтәргә кирәк.
Хөрмәтле Татарстан халкы! Республиканың иминлеге сезнең уяулыкка һәи игътибарлы булуыгызга бәйле!