Финанс пирамидасы чын инвестиция оешмасыннан ни белән аерыла?

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Сер түгел, Россиядә финанс пирамидалары активлашты. Бу компанияләр көч куймыйча гына югары табыш алу ысулларын тәкъдим итәләр, кешеләрне шул рәвешле үзләренең оешмаларына җәлеп итәләр . Нәтиҗәдә, шундый пирамида составына кергән кешеләр керткән кемтемнәрен айтара алмый гына түгел, ә мөлкәтен дә югалта, шуның өстенә берничә кредит алып бурычка да бата. 

Финанс пирамидасының берничә билгесе турында әйткәндә, шуларны истә тотарга кирәк.  Мондый оешмалар артык зур табышлар вәгъдә итүе, керемнәрне исәпләүнең аңлаешсыз схемасы, челтәр маркетингы нигезендә бизнес, «сул» реквизитлар буенча акча күчерү, юридик зат эшчәнлегенең сәер төре, Россия Банкы лицензиясе булмавы кешеләрне сагайтырга тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International