Габделхак Мотыйгуллин терлекчелек буенча киңәшмәдә республиканың ветеринария өлкәсе буенча хисап тотты

2021 елның 30 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның беренче яртыеллыгында терлекчелек буенча эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.

Киңәшмә эше барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин дәвалау-профилактика чаралары һәм 2021 елның беренче яртыеллыгында терлекләрнең сакланышын анализлау йомгаклары турында сөйләде.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарында терлекчелек тармагы үсешенең юл картасын үтәү һәм сөт терлекчелегендә цифрлаштыру буенча эш йомгаклары турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов һәм терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International