Татарстан Республикасында 1 августтан планлы көзге диагностик тикшеренүләр үткәрү, ветеринария-профилактика һәм эпизоотиягә каршы чараларны үтәү буенча старт бирелде. Хайван авыруларын кисәтүне күзаллаган әлеге зур колачлы эш республиканың муниципаль районнары һәм шәһәрләре территорияләрендә санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында үткәрелә.
Көзге эпизоотиягә каршы чаралар кысаларында түбәндәге эшләр башкарыла:
* Үсеп килүче яшь терлеккә түләмә һәм нодуляр дерматитка каршы вакцинация ясау;
* Мөгезле эре терлеккә туберкулинизация үткәрү, бруцеллезга һәм лейкозга тикшерү өчен кан алу;
• Шәхси секторда этләрне һәм мәчеләрне котыру авыруына каршы вакцинацияләү.
Көзге эпизоотиягә каршы чараларны уздыру вакытында халыкка шулай ук авыл хуҗалыгы хайваннарының һәм кошларының аеруча куркыныч һәм карантин авыруларын профилактикалау буенча белешмәлекләр таратыла.