Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Яңа Чишмә муниципаль районы Советының 15нче утырышында катнашты. Киңәшмә күпсанлы мәсьәләләр каралды. Кыскача шуларның берничәсе турында әйткәндә, утырышта "Яңа Чишмә муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге планлы чорга социаль-икътисадый үсеше стратегиясе"н тормышка ашыруның барышы һәм 2022 елга бурычлар, шулай ук 2021 елда Яңа Чишмә муниципаль районы халкы өчен амбулатор-поликлиника ярдәменең һәркем өчен уңайлы булуы һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Алексеевски территориаль бүлегенә кергән районнарның ветеринария берләшмәләре эшенә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Гадәттәгечә, киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Актаныш, Мөслим, Яшел Үзән районнары ветеринария берләшмәләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлеге турында киңәшмә узды. Әлеге киңәшмә видеоконференция режимында үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Балык Бистәсе районы дәүләт ветеринария берләшмәләренә ревизия нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы, Тукай районы, Калмаш авылы адресы буенча урнашкан «Фролов Эдуард Александрович» крестьян (фермер) хуҗалыгы территориясендә йогышлылыгы югары булган кош гриппы ачыкланды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Яңа Чишмә районында булды. Эш сәфәре Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында лейкоз авыруыннан дәвалау һәм авыруны булдырмый калу мәсьәләләре буенча тикшерү максатыннан оештырылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары "Архангельское" һәм "Агроснова" терлекчелек комплексларында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов эш визиты белән Әлки районының «Красный Восток Агро» акционерлык җәмгыяте терлекчелек комплексларында булды. Эш барышында Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, Әлки районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Гадиев катнашты.
Африка дуңгыз чумасы кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый, аның билгеле булган A/H1N1 гриппына бернинди катнашы да юк һәм. Шулай ук Африка дуңгыз чумасы геномы булган ит продукциясе дә кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч тудырмый. Карантин зоналардан ит продукциясен кертүгә чикләүләр куелу һәм йогышлы ит продукциясен утильләштерү, барыннан да элек, АЧС вирусының дуңгызчылыкта зур территорияләргә таралу куркынычы белән бәйле. Әлеге авыру дуңгызчылык сәнәгатенә һәм тулаем илгә зур икътисадый зыян китерә.
Ветеринария югары уку йортларын тәмамлаучылар ешрак, укып чыкканнан соң, белгечлек буенча эшкә урнашалар. Бу хакта «Компаньон 2021» Мәскәү Гамәли форумында Скрябин исемендәге Мәскәү дәүләт ветеринария медицинасы һәм биотехнология академиясе ректоры Сергей Позябин хәбәр итте.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы терлекчеләргә компенсацияне киметергә яисә терлек хуҗасы аларны карап тоту кагыйдәләрен, терлекчелек продуктларын эшкәртү, саклау һәм сату кагыйдәләрен бозган очракта, түләүдән баш тартырга тәкъдим итә, бу исә инфекция таралуга китергән. Гамәлдәге закон нигезендә, терлек хуҗасыннан суюга алынган очракта, терлекче зыянны компенсацияләүгә хокуклы.