ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

Нәүрүз - төрки халыкларда язгы көн белән төн тигезләшкән көнне һәм яңа ел башлануны бәйрәм итә торган язгы бәйрәм. "Нәүрүз" сүзе фарсыдан "яңа көн" дип тәрҗемә ителә. Ул язгы көн белән төн тигезләшкән көнне - 21 мартта билгеләп үтелә. Нәүрүз бәйрәме табигатьнең яшәрүе, кешелек дөньясының яңарыш кичерүе, күңелләрнең чистаруы һәм яңа тормыш башлануны аңлата һәм язгы чәчүгә, язгы кыр эшләре башланганчы билгеләп үтелә. 

Бүген Казанда һәм республикада традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Ярминкәләр республика халкын авыл хуҗалыгы продукциясе, азык-төлек һәм көндәлек товарлары белән тәэмин итмаксатында оештырыла.


18
март, 2022 ел
җомга

Тиз йогучан кош гриппы вирусының Татарстан Республикасы территориясенә үтеп керү куркынычы белән районнарда кош асраучылар һәм кош-корт асрау һәм сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр катнашында киңәшмәләр уздырыла.


17
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Республика халкын авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итү өчен традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 19 марттан эшли башлый. Казанда шимбә көнне шәһәрнең һәр районында 15 мәйданчыкта сәүдә оештырылачак.


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Түбән Кама һәм Минзәлә муниципаль районнарының ветеринария берләшмәләрендә булды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Кайбыч районында булды. Монда "Шәйдуллин Азат Рәшит улы" крестьян-фермер хуҗалыгы терлек сую пункты базасында терлек чалу пунктларында ветеринария кагыйдәләре таләпләренә багышланган семинар-киңәшмә узды.


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә «Ветеринария табибы» программасы буенча белгечләрне яңадан әзерләү буенча укулар башланды. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин курсларны ачуда катнашты, студентларны сәламләде һәм барысына да уңышлы укуларын теләде.


12
март, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов белән очрашты. Очрашу барышында алар кыргый кабаннар популяциясен киметү мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Бу чара республика территориясендә африка дуңгызлар чумасы вирусы барлыкка килүгә һәм таралуга юл куймау максатларында оештырыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре "Түбән Кама" милли паркы территориясен дуңгызларда африка чумасы вирусы барлыкка килүгә юл куймау максатларында тикшерделәр.

Питрәч район ветеринария берләшмәсенең баш ветеринария табибы-башлыгы итеп Егоров Сергей Анатольевич билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International