Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре "Түбән Кама" милли паркы территориясен дуңгызларда африка чумасы вирусы барлыкка килүгә юл куймау максатларында тикшерделәр. Квадрат ярдәмендә Алабуга районындагы милли парк территориясе тикшерелде һәм видеога төшерелде. Тикшерү барышында парк территориясендә кыргый кабан дуңгызлары табылмады.