Питрәч район ветеринария берләшмәсенең баш ветеринария табибы-башлыгы итеп Егоров Сергей Анатольевич билгеләнде. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Сергей Анатольевичны Питрәч район ветеринария берләшмәсе коллективына тәкъдим итте.
Сергей Егоров хезмәт эшчәнлеген 2004 елда Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының "Заря" ҖЧҖендә ветеринария фельдшеры буларак башлады. 2016 елда Питрәч РДВБ ветеринария табибы-эпизоотолог итеп билгеләнә. 2021 ел башында Питрәчнең Шәле участок ветеринария пункты мөдире вазыйфасына күчерелде. Сергей Анатольевичны яңа вазыйфасы белән котлыйбыз һәм уңышлы эшчәнлек телибез!