Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов белән очрашты. Очрашу барышында алар кыргый кабаннар популяциясен киметү мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Бу чара республика территориясендә африка дуңгызлар чумасы вирусы барлыкка килүгә һәм таралуга юл куймау максатларында оештырыла.
Шулай ук дуңгызчылык предприятиелары территорияләрен тикшерү дә гамәлгә ашырылды. Алабуга районындагы "Түбән Кама" табигый милли парк территорияләрендә кабан көтүләре йөрү-йөрмәвен, үле хайваннар юкмы икәнен контрольдә тоту максатында, квадрокоптер ярдәмендә тикшерү үткәрелде.