Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Кайбыч районында булды. Монда "Шәйдуллин Азат Рәшит улы" ГКФХ терлек сую пункты базасында терлек чалу пунктларында ветеринария кагыйдәләре таләпләренә багышланган семинар-киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Кайбыч, Апас, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Яшел Үзән районнары терлек сую пунктлары вәкилләре, шулай ук ветеринария иминлеген, ВСЭ һәм дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ирина Тарутина, Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Лилия Сафина, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова һәм Апас территориаль бүлеге башлыгы Фиргать Сафин катнашты. Киңәшмә барышында белгечләрне терлек чалу пунктларында ветеринария кагыйдәләренең яңа таләпләре белән таныштырдылар.