Республикада традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Бүген Казанда һәм республикада традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Ярминкәләр республика халкын авыл хуҗалыгы продукциясе, азык-төлек һәм көндәлек товарлары белән тәэмин итмаксатында оештырыла.

Казанда сәүдә шәһәрнең 15 мәйданында оештырылган иде. Фермерлар башкалада яшәүче халыкка социаль бәяләрдән азык-төлек продукциясе тәкъдим итте. Аерым алганда, ярминкәләрдә ит, яшелчә һәм башка азык-төлек продуктлары, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен продукция сатып алырга мөмкин булачак.

Барлык ит, балык һәм сөт продукциясе ярминкәгә ветеринария документлары белән керә, алар «Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесының 30 нчы номерлы ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе белгечләре тарафыннан җентекләп тикшерелә.

Ветеринария лабораторияләре хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы ярминкәләре киштәләрендә сатыла торган азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын катгый контрольдә тота һәм ит, сөт, сөт продукциясе, йомырка, яшелчә, балык, бал кебек продуктларының сыйфатына көн саен анализ ясый. Шул рәвешле сатучыларга сыйфатлы һәм зыянсыз азык-төлек кенә барып ирешә.

Шулай ук ярминкә көннәрендә ветеринария белгечләре һәр мәйданчыкта кизү торалар һәм өстәмә рәвештә продукциянең ветеринария документларын һәм азык-төлек сыйфаты буенча контроль алып баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International