Габделхак Мотыйгуллин Түбән Кама һәм Минзәлә район ветеринария берләшмәләрендә эш сәфәрендә булды

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Түбән Кама һәм Минзәлә муниципаль районнарының ветеринария берләшмәләрендә булды.

Сәфәрнең максаты - подрядчылар белән капиталь ремонт барышы турында фикер алышу һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр объектларында үткәрелә торган ремонт эшләренең барышы белән танышу. Ветеринария объектларын капиталь ремонтлау программасы 2013 елдан гамәлгә ашырыла. Агымдагы елда республикада әлеге программа ярдәмендә 13 ветеринария учреждениесен ремонтлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International