Нәүрүз мөбарәк булсын!

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Нәүрүз - төрки халыкларда язгы көн белән төн тигезләшкән көнне һәм яңа ел башлануны бәйрәм итә торган язгы бәйрәм. "Нәүрүз" сүзе фарсыдан "яңа көн" дип тәрҗемә ителә. Ул язгы көн белән төн тигезләшкән көнне - 21 мартта билгеләп үтелә. Нәүрүз бәйрәме табигатьнең яшәрүе, кешелек дөньясының яңарыш кичерүе, күңелләрнең чистаруы һәм яңа тормыш башлануны аңлата һәм язгы чәчүгә, язгы кыр эшләре башланганчы билгеләп үтелә. 

Хөрмәтле дуслар, хезмәттәшләр!

Сезне күркәм Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз килү белән, Нәүрүз бәйрәме җитү белән күңелләр чәчәк ата, дөнья гүзәлләнә. Нәүрүз бәйрәме йортыгызга бәхет, гаилә җылысы, бетмәс шатлык-куанычлар алып килсен. Сезгә сәламәтлек, күңел көрлеге, гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, табыннарыгызга - муллык, йорт-җирегезгә бәрәкәт, иминлек телибез!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе коллективы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International