Кытайның Чунция авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе белгечләре дуңгызларның Африка чумасы (АЧС) вирусын юкка чыгару өчен яңа экологик чара эшләүдә фотокатализ технологиясен кулландылар. Тикшеренүләр вирус алынганнан соң 99% ны юк итүне күрсәтте, дип хәбәр ителә Кытай ветеринария порталында.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Әлмәт зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Россия Табигать министрлыгы йорт хайваннарын тоту һәм тәрбияләү таләпләрен, шулай ук токымлы йорт хайваннарын сату тәртибен кертергә тәкъдим итә. Моның өчен министрлыкта хайваннар белән җаваплы эш итү турындагы законга төзәтмәләр эшләнгән. Документ норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.
РФ Дәүләт Думасы Украина җирләрендәге биологик лабораторияләр эшчәнлеген тикшерү буенча парламент комиссиясе 2022 елның 31 мартында эшли башлаячак, дип хәбәр ителә. "Аның беренче утырышы 31 мартта Дәүләт Думасында узачак", – диелә хәбәрдә.
Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте хәбәр итүенчә, әйләнештә «Аксыргак төнәтмәсе» ("Настойка чемерицы") дип аталган фальсификацияләнгән ветеринария препараты барлыкка килү ихтималы турында мәгълүматны таратты. «Россельхознадзор Россия Федерациясе территориясендә фальсификацияләнгән дару препараты барлыкка килү ихтималы турында ветеринария куллану өчен дару препаратлары базары катнашучыларын кисәтә», - диелә хезмәт хәбәрендә.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән республиканың Алабуга районында булды. Эш сәфәренең максаты райондагы хуҗалыкларның эшчәнлегенә күзәтү ясау иде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Питрәч муниципаль районында булды. Биредә «Питрәч ит комбинатының «Сәүдә Йорты» ачык акционерлык җәмгыяте сугым пунктында терлек чалу буенча ветеринария кагыйдәләре таләпләре буенча семинар-киңәшмә узды. Семинарда Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Саба, Теләче районнарының сугым пунктлары җитәкчеләре катнашты.
Бу ел башыннан алып 28 мартка кадәр мәгълүматларга караганда, Россиядә Африка дуңгыз чумасының 15 очрагы теркәлде, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзор мәгълүмати-аналитик үзәгендә. Йорт дуңгызлары арасында Әстерхан, Самара, Саратов, Свердловск өлкәләре, Хабаровск крае һәм Башкортостан Республикасы территориясендә Африка дуңгыз чумасының алты очрагы ачыкланган.
Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов гражданнарны кабул итте.
Россиядә чит илдәге ветеринария препаратлары өлеше - 56,5%, ә үзебездәге дарулар 43,5% тәшкил итә. Бу хакта 28 мартта Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге җитәкчесе Сергей Данкверт Федерация Советында «ачык диалог» вакытында хәбәр итте.