РФ Дәүләт Думасы Украина җирләрендәге биологик лабораторияләр эшчәнлеген тикшерүне 31 мартта башлый

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

РФ Дәүләт Думасы Украина җирләрендәге биологик лабораторияләр эшчәнлеген тикшерү буенча парламент комиссиясе 2022 елның 31 мартында эшли башлаячак, дип хәбәр ителә. "Аның беренче утырышы 31 мартта Дәүләт Думасында узачак", – диелә хәбәрдә.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин тикшерү үткәрү өчен парламент комиссиясен төзергә тәкъдим итте. Бу тәкъдимне барлык фракцияләр депутатлары да хуплады. «Закон буенча парламент тикшерүен кузгату турындагы мөрәҗәгать белән депутатларның гомуми саныннан кимендә биштән бер өлеше имза салынырга тиеш. Бу мөрәҗәгать астында 448 депутат үз имзаларын куйды", – дип аныкладылар Дәүләт Думасында.

Комиссиянең беренче утырышында депутатлар Россия Оборона министрлыгы мәгълүматын тыңлый. Искәртеп узабыз, Оборона Министрлыгы Украина территориясендә АКШның хәрби-биологик эшчәнлеге фактларын игълан итте. Аерым алганда, коронавирус, себер язвасы, холера, Африка дуңгыз чумасы, кош гриппы һәм башка үлем-китем авырулары үрнәкләре белән. Бу патогеннарны кошлар, ярканатлар таратуы мөмкинлеге өйрәнелде.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин, бу мәгълүматны шәрехләп, Украинада биологик корал компонентлары барлыкка килүен, мондый эшчәнлек Россия иминлегенә турыдан-туры куркыныч тудыруын әйтте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International