Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов гражданнарны кабул итте. Гражданнар «Меркурий» федераль исәп системасында эшләүгә һәм ветеринария-озату документларын рәсмиләштерүгә бәйле сораулар бирделәр. Очрашу барышында шулай ук сөт җитештерү һәм сату темасы да күтәрелде.