Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Алабуга районы хуҗалыкларында булды

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән республиканың Алабуга районында булды. Эш сәфәренең максаты райондагы хуҗалыкларның эшчәнлегенә күзәтү ясау иде.

Тикшерү барышында Габделхак Мотыйгуллин 6 айга кадәр яшь терлек үстерү буенча алып барылган эш, эпизоотиягә каршы чаралар барышы белән танышты. Белгечләр шулай ук хуҗалыкларда мөгезле эре терлек лейкозы проблемалары, терлекчелек үсеше перспективалары, бозауларны саклау һәм яшь терлекләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International