Россия Табигать министрлыгы йорт хайваннарын тоту һәм тәрбияләү таләпләрен, шулай ук токымлы йорт хайваннарын сату тәртибен кертергә тәкъдим итә. Моның өчен министрлыкта хайваннар белән җаваплы эш итү турындагы законга төзәтмәләр эшләнгән. Документ норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.
Аңлатмалардан күренгәнчә, токымлы йорт хайваннарын үрчетү тармагында тәкъдим ихтыяҗдан артып китә. Өстәвенә, токым критерийларына туры килми торган хайваннарны чыгару проблемасы да бар, бу исә хайваннардан баш тартуга китерә.
«Моннан тыш, хайван хуҗалары еш кына кыргый һәм экзотик хайваннарны үрчетәләр, бу гражданнарның куркынычсызлыгы белән бәйле өстәмә куркыныч тудыра. Селекция өлкәсендә мөстәкыйль гамәлләр, хайваннарның яңа төрләрен алу максаты белән, илнең биологик куркынычсызлыгына, биотөрлелегенә һәм барлыкка килгән экосистемаларның тотрыклылыгына куркыныч тудыра», – диелә аңлатмада.
"Токымлы хайваннарны үрчетүгә һәм сатуга чикләнгән күләмдә квоталар кертү кыска вакыт эчендә базарда артык тәкъдим белән килеп туган хәлне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк. Токымлы хайваннарның бәясен арттыру, приютлардан хайваннарны тәрбиягә алуны пропагандалау белән беррәттән, халыкка хуҗасыз хайваннарны алу теләген дә тудырачак«, - дип саный "Кеше бул" хәрәкәте рәистәше Светлана Зиберт. Аның сүзләренә караганда, йорт хайваннарын массакүләм стерилизацияләү белән бергә токымлы хайваннарны үрчетүне чикләү – сукбай мәчеләр һәм этләр белән бәйле проблеманы хәл итү өчен төп факторлар.
Закон проекты шулай ук йорт хайваннарын ирекле рәвештә стерильләштерү, вакцинацияләү һәм маркировкалау өчен стимуллаштыручы чараларны күзаллый.
Моннан тыш, Табигать министрлыгы «хуҗасыз хайван», «күзәтүчесез хайван», «хайваннар заводы», «хайваннарны үрчетү»төшенчәләрен төгәлләштерергә тәкъдим итә.
Төзәтмәләр 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керер дип планлаштырыла.