Питрәч районында сугым пунктларында ветеринария таләпләре үтәлеше буенча семинар-киңәшмә узды

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Питрәч муниципаль районында булды. Биредә «Питрәч ит комбинатының «Сәүдә Йорты» ачык акционерлык җәмгыяте сугым пунктында терлек чалу буенча ветеринария кагыйдәләре таләпләре буенча семинар-киңәшмә узды. Семинарда Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Саба, Теләче районнарының сугым пунктлары җитәкчеләре катнашты.

Чарада шулай ук Баш ветеринария идарәсенең ветеринария иминлеген тәэмин итү, ВСЭ һәм дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ирина Тарутина,  «Роспотребнадзор»ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лаеш территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Станислав Бурыгин, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Ленар Сабиров, Татарстан Республикасының Гигиена һәм эпидемиология үзәге вәкиле Әхмәтҗанов Илгиз, Саба территориаль идарәсе башлыгы Искәндәр Латыйпов катнашты.

Урта һәм кече егәрлектәге сугым пунктларында терлек чалганда итне һәм сугым продуктларын беренчел эшкәрткәндә ветеринария кагыйдәләре ветеринария-санитария таләпләрен билгели. Бу эре мөгезле терлек, дуңгыз, вак мөгезле терлек, ат кебек авыл хуҗалыгы терлекләрен чалу эшенә кагыла. 

Әйтергә кирәк, әлеге ветеринария кагыйдәләре Россия Федерациясе территориясендә эпизоотик хәлнең иминлеген тәэмин итү, терлек суюда дәүләт контролен көчәйтү һәм терлек чалу пунктларында ветеринария-санитария мөнәсәбәтендә имин ит һәм башка терлек чалу продуктларын алу буенча комплекслы чараларны гамәлгә ашыру максатларында эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International