Россиядә Африка дуңгыз чумасының 15 очрагы теркәлгән

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Бу ел башыннан алып 28 мартка кадәр мәгълүматларга караганда, Россиядә Африка дуңгыз чумасының 15 очрагы теркәлде, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзор мәгълүмати-аналитик үзәгендә.

Йорт дуңгызлары арасында Әстерхан, Самара, Саратов, Свердловск өлкәләре, Хабаровск крае һәм Башкортостан Республикасы территориясендә Африка дуңгыз чумасының алты очрагы ачыкланган.

Кыргый кабан дуңгызлары арасында әлеге авыруның тугыз очрагы ачыкланган: Амур өлкәсендә - 3 очрак, Волгоград өлкәсендә - 1 очрак, Ростовта - 1, Приморье краенда -  3 очрак һәм Төньяк Осетия Республикасы территориясендә 1 дуңгыз чумасы очрагы теркәлгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Европада дуңгыз чумасы авыруы белән хәл күпкә начаррак. 19-25нче март көннәрендә генә дә Венгриядә –  38, Германиядә – 29, Румыниядә – 21 яңа авыру чыганагы табылган. Бу хакта Россельхознадзор хәбәрендә Бөтендөнья хайваннарны саклау оешмасы  мәгълүматлары буенча әйтелә.

Йогышлылыгы югары булган Африка дуңгыз чумасы вируслы авыру, кагыйдә буларак, 100% очракта йорт дуңгызларының үлеменә китерә. Авыруны дәвалау каралмаган, хәзерге вакытка кадәр вакцина эшләнмәгән. РФ Вице-премьеры Виктория Абрамченко 2024 елга Россиядә авыл хуҗалыгы хайваннары өчен каршы вакцина эшләүне һәм кертүне йөкләде.

Кыргый кабан дуңгызлары Африка чумасы вирусының табигый табигый резервуары булып тора. Инфекция дуңгызларда һәм кыргый кабаннарда бизгәк, косу, канлы диарея китереп чыгара. Дуңгыз чумасы вирусы кеше өчен куркыныч тудырмый, гәрчә галимнәр вирусның төрләнүе мөмкин дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International