Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте хәбәр итүенчә, әйләнештә «Аксыргак төнәтмәсе» ("Настойка чемерицы") дип аталган фальсификацияләнгән ветеринария препараты барлыкка килү ихтималы турында мәгълүматны таратты. «Россельхознадзор Россия Федерациясе территориясендә фальсификацияләнгән дару препараты барлыкка килү ихтималы турында ветеринария куллану өчен дару препаратлары базары катнашучыларын кисәтә», - диелә хезмәт хәбәрендә.
Ведомствода аңлатуларынча, оригиналь дару препаратын Киров шәһәрендәге "Фармакс" фәнни-җитештерү предприятиесе" җитештерә. Әлеге предприятие вәкилләре күзәтчелек хезмәтенә Таҗикстан Республикасы территориясендә фальсификат сатуның билгеләнгән очраклары турында мәгълүмат биргән. "Суррогатның сериясе - 020120 һәм яраклылык вакыты 2023 елның июль аена кадәр. Әлеге ялган препарат оригиналь продукциядән этикеткасындагы орфографик хаталары белән аерылып тора. Ялган дару шешәсе төбендә җитештерүченең логотибы да юк ", - дип ачыклык керттеләр Россельхознадзорда.
Ведомствода ветеринария медицинасында кулланыла торган дару препаратының фальсификатын ачыклау турында Таҗикстан Республикасының вазыйфаи органнарына хәбәр ителгән. Россельхознадзор хезмәте халыкка мөрәҗәгать итеп, «Аксыргак төнәтмәсе» ("Настойка чемерицы") препаратының фальсификатына юлыгу очраклары турында хәбәр итүне сорый.