Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре «Илкүләм кросс - 2022» ярышларында катнашты

2022 елның 24 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Республика ветеринария лабораториясе һәм Казан шәһәренең Дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре «Илкүләм кросс - 2022» Бөтенроссия йөгерү ярышларында катнаштылар. 

Стартка барлык теләүчеләр - профессиональ спортчылар, спорт ветераннары, балалар, студентлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чыкты. Катнашучылар 1000, 2000 һәм 3000 метрга өч дистанциядә йөгерделәр. Трасса Казансу елгасы яры һәм "Урам" экстрим-паркы территориясе буйлап узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International