Районнардагы терлек чалу пунктларында ветеринария-санитария экспертизасы табиблары эше тикшерелде

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Зәй, Сарман, Лениногорск, Нурлат, Азнакай, Ютазы, Яшел Үзән, Биектау, Әгерҗе, Чистай, Алексеевск районнарының терлек чалу пунктларында ветеринария-санитария экспертизасы табибларының эше турында киңәшмә үткәрде. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.

Районнарның ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшенә анализ белән ветеринария куркынычсызлыгын тәэмин итү, ветеринария-санитария экспертизасы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегенең әйдәп баручы киңәшчеләре Ирина Тарутина һәм Алинә Хәйруллина чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында югарыда санап үтелгән районнарда терлек чалу пунктларының эшенә мониторинг үткәрделәр, шулай ук ветеринария документларын рәсмиләштергәндә ветеринария экспертизасы белгечләренең эш сыйфатын анализладылар, хуҗалык итүче субъектларга күрсәтелә торган ветеринария хезмәтләренең сыйфатын арттыру турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International