Татарстанда «Фермер мәктәбе»ндә укулар башланды

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстанда «Фермер мәктәбе»ндә укулар башланды. «Кошчылык» һәм «Терлекчелек» белгечлеге буенча 40 кеше теоретик белемнәр алачак һәм алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә практика узачаклар, шулай ук үз бизнес-планнарын эшләячәкләр. Яңа эш башлаучылар нульдән табышлы агробизнес ачарга,ә аларның тәҗрибәлерәк хезмәттәшләре үз хуҗалыкларының нәтиҗәлелеген арттырырга  өйрәнәчәкләр. Россельхозбанкның белем бирү программасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университеты базасында гамәлгә ашырыла.

 «Фермер мәктәбе»н ачу тантанасында Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова, Казан дәүләт университеты ректоры Айрат Вәлиев, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Ирина Лукина катнашты.

 Проектта катнашучыларга уңышлар  теләп, Россельхозбанкның Татарстан филиалы директоры Ләлә Кудерметова чыгыш  ясады.  Ул, «Фермер  мәктәбе» проекты – Россиядә Россельхозбанкның, Россия  Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Россия Федерациясе субъектларының, югары уку йортларының, крестьян (фермер) хуҗалыклары вәкилләренең һәм фермерлар җәмгыяте лидерларының мөмкинлекләрен, тәҗрибәсен һәм ресурсларын бергә берләштерә торган  беренче мәйданчык, дип билгеләп  үтте.

Татарстанда «Фермер мәктәбе»ндә белем алучылар теоретик әзерлек узачаклар, фермер хуҗалыклары эшенең хокукый аспектларын, финанс бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен өйрәнәчәкләр, яңа агротехнологияләр белән танышачаклар, тармакның алдынгы предприятиеләрендә белемнәрен  ныгытачаклар. Курс бизнес-планнарны яклау белән тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International