Бүген Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә республиканың ветеринария-санитария экспертларының квалификациясен күтәрү буенча курслар ачылды. Шуңа бәйле рәвештә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов укучыларны сәламләде һәм аларга уңышлы белем бирүләрен теләде.
Курсларга республиканың Биектау, Яшел Үзән, Әлмәт, Кукмара, Зәй, Актаныш һәм Лаеш районнарыннан ветсанэкспертлар килде. Укытуның теоретик блогында Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында эпизоотик хәл, хәзерге этапта ветеринария законнары; хайваннарны сую алдыннан тикшерүнең ветеринария-санитария таләпләре; хайваннарның мәетләрен һәм органнарын суюдан соң ветеринария-санитария тикшерүе тәртибе, лимфа төеннәре топографиясе турында сораулар каралачак; хайваннарның йогышлы булмаган авыруларын ачыклаганда мәет һәм органнарга ветеринария-санитария экспертизасы, аларны санитар бәяләү; авыл хуҗалыгы базарларында ит һәм ит продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы, кыргый хайваннар итенә ветеринария-санитария экспертизасы, хайван продукциясен эшкәртү һәм саклау предприятиеләрендә дәүләт ветеринария контролен үткәрү тәртибе чыгышлары һәм дәүләт автоматлаштырылган Меркурий системасында эшләргә өйрәнәчәкләр.