Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Татарстан Республикасында хайваннар белән эш итү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында «Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»Татарстан Республикасы законы проектына аңлатмалар белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасы законы проекты 120-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән. Закон 2023 елның март аенда үз көченә керәчәк.
ТР Министрлар Кабинеты башлыгының докладында әйтелгәнчә, 498 нче Федераль законга үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә РФ субъектларының иң югары башкарма хакимияте органнарына хайваннар тарафыннан гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китермәү буенча тәртип билгеләү вәкаләтләре бирелә; шулай ук йорт хайваннарын карап тоту, шул исәптән аларны йөртү өчен өстәмә таләпләр кую хокукы бирелә.
Алмаз Хисаметдинов сүзләренә караганда, йорт хайваннарын тотуда һәм урамда йөртүдә өстәмә таләпләр кую гражданнарның иминлеген нәтиҗәлерәк тәэмин итүгә һәм ветеринария кагыйдәләрен үтәүгә ярдәм итәчәк.