ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында Яр Чаллы зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды.


31
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә чираттагы ветеринария-санитария экспертлары төркеме квалификация күтәрү курсларын тәмамлады. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин тантаналы рәвештә укуны тәмамлау турында таныклыклар тапшырды.


27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Алабуга муниципаль районында узган терлекчелек буенча зона семинары эшендә катнашты. Берничә районны берләштергән чираттагы зур киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә үтте.


24
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген «Казан Агросәнәгать паркы» лабораториясендә Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария табиблары ветеринария экспертлары аттестациясе узды. Чарада ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов рәислегендә аттестация комиссиясе эшләде.

Татарстан Республикасында терлекчелек буенча зона семинарлары үз эшен башлады, беренче семинар Теләче районында узган булса, бүген авыл хуҗалыгы һәм ветеринария белгечләре Апас муниципаль районында җыелышты. Бүгенге киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, сигез муниципаль районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары һәм районнарның баш ветеринария табиблары, республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. 


20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

 Баш ветеринария идарәсе кисәтә: дуңгыз асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар территориясенә чума вирусын кертмәү өчен бик җаваплы булырга киңәш ителә.

«Россия Федерациясенең «Ветеринария турында»гы законына үзгәрешләр кертү хакында 2022 елның 28 июнендәге 221-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенә маркировкаланырга һәм исәпкә алынырга тиешле хайваннар исемлеген билгеләргә кирәк. Әлеге акт хәзерге вакытта эшләнә һәм 2024 елның 1 мартыннан үз көченә керергә тиеш», – дип аңлатма бирделәр авыл хуҗалыгы министрлыгында.


19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Апас зонасының район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә республика штабының республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча чираттан тыш утырышы узды.


14
октябрь, 2022 ел
җомга

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә район ветеринария берләшмәләрендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International