Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Апас зонасының район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Киңәшмәдә Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары, бүлек җитәкчеләре, Буа, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Яшел Үзән, Югары Ослан районнарының ветеринария берләшмәләре башлыклары, шулай ук лаборатория мөдирләре һәм терапевтлар катнашты.
Киңәшмә барышында участок ветеринария пунктлары һәм ветеринария берләшмәләре лабораторияләре эшен анализладылар.