Республикада пландагы язгы ветеринария-профилактика чаралары тулы көченә бара. Эпизоотиягә каршы чаралар республиканың муниципаль районнары һәм шәһәрләре территорияләрендә санитар-эпидемиология һәм эпизоотия иминлеген тәэмин итү максатларында үткәрелә.
Эпизоотиягә каршы чаралар кысаларында район дәүләт ветеринария берләшмәләре табиблары барлык торак пунктларда һәм терлекчелек хуҗалыкларында терлеклекләргә түбәндәге вакциналарны һәм анализ тикшерүләрен үткәрә:
• мөгезле эре терлеккә, үсеп килүче бозауларга себер түләмәсе чире һәм нодуляр дерматитка каршы вакцина ясала;
• сыерлардан туберкулезга, бруцеллез һәм лейкозга каршы тикшерү өчен кан алына;
• шәхси секторда котыру авыруына каршы этләргә һәм мәчеләргә котыру чиренә каршы прививка ясала.
Язгы чаралар вакытында халыкка эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү яки биркалау хезмәте дә күрсәтелә.Бүгенге көндә район дәүләт ветеринария берләшмәләре эре мөгезле терлекләрне маркировкалау эшен алып бара. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен бу эш бушлай башкарылачак.
Шулай ук авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кошларның аеруча куркыныч һәм карантин авыруларын булдырмау максатыннан халыкка аңлату эшләре алып барыла һәм мәгълүмат язылган белешмәлекләр таратыла.